(Кукмара, 13 август, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). 14 августта 8.00 сәгатьтә Кукмараның Комсомол мәйданында һәм Бертуган Комаровлар Кунак ишегалдында «Бал спасы» ярминкәсе үткәреләчәк. Чарада районның умартачылары бал һәм бал продукциясе тәкъдим итәчәк. Төрле конкурслар оештырылачак, концерт программасы булачак.