(Казан, 13 август, «Татар-информ»). «Татар шигърияте көннәре» экспедициясе 16 августта башланып китәчәк.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, чара Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Аның барышында Россия төбәкләрендә сәнгать әһелләре, язучылар белән очрашулар үткәрү, күргәзмәләр оештыру, яңа дөнья күргән милли басмалар, әдәби әсәрләр белән танышу һ.б. планлаштырыла.
Казанда Татарстан язучылар берлегендә «Татар шигърияте көннәре» экспедициясенә багышланган киңәшмә узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнашты.
Утырышта сүз оештыру мәсьәләләре хакында бара. 16-30 августка кадәр экспедициядә катнашучылар Казанда, Башкортстан республикасының Туймазы, Стәрлетамак, Күмертау шәһәрләрендә, Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында, шулай ук Самара, Ульяновск һәм Болгар шәһәрләрендә очрашулар уздырачак.
«Татар шигърияте көннәре» экспедициясе Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан язучылар берлеге ярдәмендә оештырыла.