(Бөгелмә, 10 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бөгелмәдә Токиода узган Олимпия уеннарының көмеш призеры Александр Красных булды. Александр Бөгелмә мэры Линар Закиров белән түгәрәк өстәл артында очрашты. Чарада шулай ук йөзүченең беренче тренеры Сергей Кузнецов та катнашты. Алар Александрның соңгы уңышлары, коронавирус вәзгыяте турында фикер алыштылар һәм йөзүченең спорт карьерасын кайчан тәмамларга җыенуы турында фикер алыштылар. «Әлегә спорт белән саубуллашырга җыенмыйм. Бу йөз процент. Әмма үз мәктәбеңне ачу планнары да бар әле», — дип сөйләде Александр. Аннары Олимпиаданың көмеш призеры «Факел» спорт комплексында булды. Анда ул яшь бөгелмәлеләр белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Александр катнашачак якындагы ярышлар Неапольдә август азагында башланачак. Ул — Халыкара йөзү лигасының башлангыч этабы. Йөзүче ирекле стиль белән 4-200 метрга эстафетаның ярымфиналында катнашучы буларак бүләк алды.