(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Алдагы сәгатьләрдә Татарстан территориясендә яшен һәм көчле җил көтелә.
Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Көндез республикада - 28-33, төнлә - 11-16 градуска кадәр җылы була.