(Казан, 10 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Фаҗига кичә кичке бишләр тирәсендә республиканың Тукай районы «Весна-1» бакчачылык ширкәтендә булган. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның үз хәбәрчесе фаҗига булган урыннан хәбәр итте. Ачыкланганча, 60 яшьлек ир-ат үзенең Lifan автомобилен йорты янына туктатып, багажнигын ачкан һәм азык-төлек бушата башлаган. «Машина йөртүче автомобилен кул тормозына куймаган, шуның аркасында кабызылмаган транспорт чарасы артка таба хәрәкәт итә башлаган һәм машина артында торган ир-ат өстенә килеп менгән», - дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук һәлак булган.