(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Мәдәни инициативалар Президент фонды грантына гаризалар кабул итү кампаниясе башланганнан алып мәгълүмати системада 38 меңнән артык проект авторы теркәлгән, 83 төбәктән 12 460 заявка тапшырылган. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быелның иң актив биш төбәгенә Мәскәү, Краснодар крае, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы һәм Белгород өлкәсе кергән.
Шуннан соң Мәскәү өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Свердловск өлкәсе, Самара өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Саха (Якутия) Республикасы, Красноярск крае, Түбән Новгород өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Иркутск өлкәсе, Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Пермь крае килә – барысында да 200дән артык гариза. Матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, бу – моңарчы күрелмәгән хәл.
Шунысын да искәртик: мәдәни инициативалар Президент фонды грант бәйгесенең гомуми фонды 3,5 миллиард сум тәшкил итә. Әлеге акчалар җәмгыять һәм иҗади өлкәне үстерү өчен иң креатив һәм зур әһәмияткә ия проект авторлары арасында бүленәчәк.
Экспертлар проектларны бәяләү эшенә керешкән инде, һәр гариза билгеләнгән критерийлар буенча берничә эксперт тарафыннан бер үк вакытта каралачак.
Мәдәни инициативалар Президент фонды РФ Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган.