(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ субъектлары башлыкларына коронавирус инфекциясенә каршы прививка кампаниясенең барышы турында хәбәр итәргә кушты. Шул хактагы йөкләмә Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган. Документ нигезендә, төбәк башлыклары мондый мәгълүматларны ай саен тәкъдим итәчәк. «Халыкка вакцинация мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирүне дә кертеп, РФ субъектлары территорияләрендә яңа коронавирус инфекциясенә (Covid-19) каршы вакцинация буенча чараларны гамәлгә ашыруны шәхси контрольгә алырга; медицина оешмаларын (вакцинация пунктларын) вакциналар белән таләп ителгән күләмдә тәэмин итәргә; РФ субъекты территориясендә әлеге инфекциягә карата популяцион иммунитет формалашу өчен кирәкле күләмдә халыкны вакцинация белән колачлауга ирешергә; РФ субъектында халыкны вакцинацияләүгә кагылышлы вазгыятьне тәүлек саен мониторинглауны оештырырга һәм мәгълүматларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына тәкъдим итәргә», - диелә дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә. Моннан тыш, Путин пандемиягә бәйле вазгыять начарайган һәм өстәмә чикләүләр кертү таләп ителгән очракта, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнарының гамәлләрен координацияләргә кушты. Йөкләмәләрне үтәүдә җаваплы итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, шулай ук төбәк башлыклары билгеләнде.