(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Агымдагы атнада табиблар Башкортстанда миллионынчы кешегә коронавируска каршы миллионынчы укол ясаган. Бу хакта « Башинформ » агентлыгы республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга сылтама белән хәбәр итә.
«Республиканың барлык шәһәр-районнарында оештырылган прививка пунктларына килүче кешеләр саны көннән-көн арта. Вакцинациянең ике этабын да узучылар 800 меңгә якынлашып килә. Бу атнада табиблар безнең республика кешесенә миллионынчы укол ясады», — дип искәртте профиль ведомство башлыгы.
Максим Забелин сүзләренчә, бүген Башкортстанда коронавирус инфекциясен өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә авыр кичерә.
«Вирус таралудан һәм мутацияләнүдән туктасын өчен, инфекция йоктыру чылбырын өзәргә кирәк. Әгәр элегрәк моңа аралашуны чикләү ярдәмендә генә ирешсәк, хәзер исә күпкә нәтиҗәлерәк һәм ышанычлырак алым бар, ул — вакцинация! Һәр кеше үз сәламәтлегенә, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына җаваплы карасын иде», — дип билгеләп үтте Башкортстан сәламәтлек саклау министры.