(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Казанда температура климат нормасыннан 4-5 градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. «РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, 15 августка кадәр Татарстан башкаласында һава температурасы климатик нормадан 5 градуска югарырак булачак. Шәһәрдә төнге температура да югары булачак - 20 градуска якын. Без хәзер антициклонның көньяк перифериясендә торабыз», — диде ул. Антициклон вакытында җәйге чорда шактый югары температура саклана. Эсселек атна буе торачак. Шимбә һәм якшәмбе көндезге сәгатьләрдә температура бераз төшәчәк - 26 градус булачак. Шулай итеп, ял көннәрендә эсселек бераз кими. Шулай да тәүлеклек уртача температура нормадан югарырак булачак.