(Казан, 9 август, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды урамда йортсыз-җирсезләр һәм мохтаҗларны бушлай ашатуын дәвам итә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Нәзарәтнең мондый хәйрия чараларында катнашучылар — авыр хәлдә калган йортсыз-җирсезләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкән яшьтәге ялгыз карт-карчыклар. Аларга беренче һәм икенче ризыклардан итле аш һәм пылау, ипи, чәй тәкъдим ителә.
«Зәкят» хәйрия фонды шулай ук волонтёрларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Волонтер булырга теләүчеләргә 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү максатыннан түбәндәге пунктлар да эшләп килә:
кешеләрне кайнар аш һәм кием-салым белән тәэмин итү буенча Симонов урамы, 3нче йорт адресы буенча «Рәхмәтулла» мәчетенә, Авангардная урамы, 58нче йорт адресы буенча урнашкан йорт каршында булачак мәчеткә һәм Борһан Шаһиди урамы, 26нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.