(Казан, 9 август, «Татар-информ»). «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре корпоратив ялга китте, ул 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, бу чорда предприятиедә йөк машиналары җитештерү дә туктатылып тора. Матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, нигездә, җыю һәм ярдәмче производстволарның хезмәткәрләре ял итәчәк, ремонтчылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр исә эшен дәвам итәчәк.
КАМАЗ җитәкчелеге хезмәткәрләрне уяулык сакларга һәм ял вакытында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) таләпләрен үтәргә чакыра.