(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда һава температурасы +28тән +33 градуска кадәр булачак. Алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. Элегрәк Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд агымдагы атнада Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы көтелә, дип сөйләгән иде.