(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Иртәгәдән Казан метросында йөрү кыйммәтләнә. Билет бәясе 30 түгел, ә 35 сум тәшкил итәчәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты. Шул ук вакытта банк һәм транспорт карталарыннан түләгәндә юл бәясе элеккечә кала – 30 һәм 27 сум. Юл йөрү билетларына да тариф үзгәрмәячәк - йөз тапкыр йөрүнең һәркайсы 20 сумга төшә. Исегезгә төшерәбез, Казанның җир өсте җәмәгать транспортында йөрү бәясе бу елның 1 мартында арткан иде.