(Казан, 3 август, «Татар-информ»). «Җырлыйк әле, матурым!» яңа татар шоуының беренче йолдызлы кунагы җырчы Лэйна Кукмарада узган чарада Яшел Үзәннән катнашучыны сайлады, аның белән дуэт җырлады һәм Казанда романтик очрашуга барды. «Җырлыйк әле, матурым!» татар уен онлайн-шоуы 31 июльдә старт алды. Проектта татар эстрадасының буйдак артисты Татарстанда икенче яртысын эзли һәм онлайн-концерт белән чыгыш ясый.