(Казан, 2 август, «Татар-информ»). «Мәктәп 21»нең Казан филиалы командасы барлык теләүчеләрне «Мәктәп 21 — ИТ-индустриядә карьера старты» дигән бушлай вебинарга чакыра. Ул 3 августта 18:00 сәгатьтә узачак. Аңа түбәндәге сылтама буенча теркәлгәннән соң кушылырга мөмкин — https://21school.timepad.ru/event/1722671 . Вебинарда катнашучылар ИТ-өлкәдә карьера башлау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген, «Мәктәп 21»гә ничек укырга керергә кирәклеген һәм студентлар өчен нинди мөмкинлекләр ачылуын, шулай ук хәзер эш бирүчеләрнең ИТ-базарда ниләр көткәнен белә алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә. Оештыручылар сүзләренчә, вебинар үзләрен интернет технологияләре өлкәсендә сынап карарга теләүчеләргә файдалы булачак, әмма яңа һөнәр үзләштерү кыен булачак дип куркырга кирәкми. Вебинарда төп спикер булып Казанның «Мәктәп 21» кампусы җитәкчесе Айрат Хәсьянов чыгыш ясаячак, аның ИТ-паркта белем бирү проектларында 20 еллык эш тәҗрибәсе һәм проектны эшләү белән җитәкчелек итү буенча 10 еллык тәҗрибәсе бар.
Россиядә нибары өч «Мәктәп 21» мәйданчыгы ачылган — Мәскәүдә, Казанда һәм Новосибирскида. Казанда мәктәп Татарстан Республикасыннан һәм бөтен Россиядән, шулай ук башка илләрдән алты йөздән артык укучыны берләштерде инде.
Казанда «Мәктәп 21» белем бирү мәйданчыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Саклык банкы ярдәме белән 2020 елның 6 февралендә ачылды.