(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда коры һәм эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар. Көндез һава +29, +34 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +30 градуска кадәр).