(Зәй, 2 август, «Татар-информ», «Зәй офыклары» ). Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәре хәрби частенә Зәй районы делегациясе чираттагы сәфәр кылды. Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендәге стратегик әһәмияттәге ракета гаскәрләре хәрби часте Зәй районы белән хезмәттәшлек итә. Бу ялларда биредә Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Чапков булды. Зәйдән баручылар хәрби часть җитәкчелеге белән очрашты, солдатларның хәрби ант кабул итү тантанасында катнашты. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов сүзләренчә, Татарстан егетләре хезмәт итә торган стратегик әһәмияттәге ракета гаскәрләре хәрби часте командиры яшь солдатларның, аерым алганда, Зәй егетләренең хәрби хезмәткә бик җаваплы карауларын, яхшы физик әзерлекле булулары белән аерылып торуын әйтә. «Пандемия сәбәпле без икенче ел рәттән очрашуга аз составта бардык. Солдатлар әти-әниләренә әлегә хәрби частьләргә керергә рөхсәт ителми. Әмма без егетләргә туган яклардан сәламнәр җиткердек», — ди Айрат Фоатович. Хәзерге көндә биредә районның 13 егете хәрби хезмәт уза. Алар иң яхшылар рәтендә.