(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Корбан бәйрәме сишәмбе көнне пандемия аркасында онлайн-форматта узачак, дип хәбәр ителә Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш мөселманнары Диния нәзарәтенең «ВКонтакте» рәсми битендә.
«Санкт-Петербург Хөкүмәте карары (№ 121) нигезендә һәм шәһәрдә санитар-эпидемиологик хәл начараюы сәбәпле, шәһәрдәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортлары 2021 елның 20 июлендә Корбан гаете бәйрәме намазына дин тотучыларны кабул итә алмый», диелгән «Интерфакс» хәбәрендә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, РФ мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы карары буенча, Мәскәүдә Корбан бәйрәме шулай ук коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә онлайн-форматта узачак. Шул ук вакытта төбәк идарәләре, җирле эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, бәйрәм намазы форматы турында мөстәкыйль карар кабул итәргә тиешләр иде.