(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Ковидтан 1931, 1941, 1946, 1958 елларда туган дүрт хатын-кыз, шулай ук 1954 елда туган ир-ат үлгән. Шулай итеп, пандемия вакытында республикада коронавирустан барлыгы 583 кеше вафат булган. Элегрәк «Татар-информ» республикада соңгы тәүлектә ковидның 55 яңа очрагы билгеле булуын хәбәр иткән иде.