(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Корбан бәйрәме - ул якты бәйрәм, ул кешеләргә мәңгелек кыйммәтләр: гаделлек, мәрхәмәтлек һәм якыннарын кайгырту турында искә төшерә. Бу хакта Россия мөселманнарына адресланган котлау телеграммасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров хәбәр итте. Ул бүген иң төп мөселман бәйрәмен бәйрәм итү башлануын искәртте. Аның сүзләренчә, Корбан бәйрәме ислам традицияләре мәңгелек кыйммәтләренә, дини йолаларны ихтирам итүгә, ата-бабаларыбызның дини васыятьләренә нигезләнгән. Шуңа күрә мондый бәйрәмнәр буыннар бәйләнешен ныгыта. «Бу якты бәйрәм һәр йортка һәм һәр гаиләгә иминлек һәм шатлык алып килсен! Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм матур тормыш телим», — диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.