Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КФУ студентларына 25 августка кадәр ковидтан прививка ясарга куштылар

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казан федераль университеты хезмәткәрләре һәм студентлары мәҗбүри рәвештә коронавирустан прививка ясатырга тиеш булачак. КФУ ректоры Илшат Гафуров имзалаган боерык «Татар-информ» агентлыгында карамагында барлыкка килде.

«КФУда белем алучыларга һәм хезмәткәрләргә, медицина күрсәтмәсе буенча кичектерү булмаган очракта, 2021 елның 25 августына кадәр яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең тулы курсын узу кирәклеге турында хәбәр ителә», диелгән мәгариф учреждениесе ректоры Илшат Гафуров имзасы куелган документның бер пунктында.

Covid-19 белән авырганнан яки ковидтан вакцина ясатканнан соң ярты елдан артык вакыт узган очракта ревакцинация ясау таләп ителә.

Боерык нигезендә, 1 сентябрьдән КФУ биналарына һәм уку корпусларына кертү режимы үзгәрергә мөмкин. Аларга бары тик QR-код белән вакцинация турында сертификат, медицина күрсәтмәсе буенча прививканы кичектерү турында белешмә, соңгы алты айда кичергән чир яки коронавирустан тискәре ПЦР-тест турында белешмә күрсәткәндә генә кертәчәкләр.

Тест Казан федераль университетына килгәнче 72 сәгатьтән дә артык булмаган вакытта ясалган булырга тиеш.

Югары уку йорты студентларын, «Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында» федераль законга нигезләнеп, эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалары булмаган граждан мәгариф оешмаларына вакытлыча кабул ителмәскә мөмкин, дип кисәттеләр. Чара массакүләм йогышлы авырулар килеп чыккан очракта гамәлдә була.

КФУ поликлиникасы прививка кабинетының өзлексез эшләвен тәэмин итәргә тиеш. Прививка ясатырга 8 (843) 233-30-00 номеры буенча язылырга мөмкин. Институтта КФУ хезмәткәрләрен югары уку йорты территориясендә вакцинацияләү өчен күчмә прививка кабинетлары да эшләячәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus