(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Алар – 1945 һәм 1953 елгы ике ир-ат, шулай ук 1988 елгы хатын-кыз. «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Шул рәвешле, 16 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 578гә җитте.