(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Картли» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Полимер тармакта, шул исәптән цифрлы карарларны гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Картли» компанияләр төркеме полимерлар белән сәүдә итү буенча махсуслашкан. Аның структурасына дөньяның төрле илләрендә унбер компания керә. Ел саен «Картли» 400 мең тоннадан артык продукция төяп озата. 2020 елда компаниянең табышы 31 млрд сумнан артык тәшкил иткән.