Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мамадыш районында «Питрау» керәшен бәйрәме программасы билгеле

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). 17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында республиканың XXII «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, «Питрау»да төбәкнең 22 районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән 50 иҗат коллективы катнаша, 50 меңнән артык кунак булыр дип көтелә. Бәйрәмдә «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен ишегалды», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе җырлары, Питрау музее, «Җәшләр җыены» яшьләр мәйданчыгы эшләячәк. Этник мәдәниятне саклаучы яшьләр «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнаша, халык җырларын, биюләрен башкаруда үз осталыкларын күрсәтеп, үз халкының гореф-гадәтләре һәм тарихы белән уртаклаша. Питрау бәйрәмендәге көрәш ярышында Татарстанның һәм илнең якын төбәкләреннән иң көчле көрәшчеләре җыелачак. «Питрау» бәйрәме Татарстан Республикасының «Татар халкының үзенчәлеген саклап калу» дәүләт программасының бер өлеше булып тора һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәме белән үткәрелә.     Программа: 

16.00 — «Әкият» балалар мәйданчыгы эше; «Питрау» музее;

17.00 — ат чабышлары, «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен йорты», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе, «Керәшен чибәре», Питрау музее, «Безнең ил» нәфис-этник картиналар күргәзмәсе эшли башлый;

18.00 — бәйрәмнең тантаналы ачылышы;

19.00 — халык уеннары, конкурслар, суда уеннар, спорт ярышлары, фольклор иҗат коллективлары концерты, Татарстан Республикасы артистлары концерты, «Тәпи чишмәсе» янында җырлар, «Керәшен чибәре» мәйданчыгы, «Керәшен ашлары йорты» мәйданчыгы;

20.00 — «Җәшләр җыены» яшьләр мәйданчыгы, катамаранда ярышлар;

23.30 — бәйрәм лотереясы уйнату;

00.00 — бәйрәм фейервергы;

02.00 — «Питрау — 2021» батырларын бүләкләү тантанасы каралган. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus