(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). 8 июльдә танылган опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер Рафаэль Сәхәбиевкә 70 яшь тулган булыр иде. «НТР-24» хәбәр итүенчә, артистның туган көнендә зиратка аның рухын искә алырга иң якыннары килгән. Алар арасында дуслары, хезмәттәшләре, Рафаэль Сәхәбиевнең талантына битараф булмаган кешеләр булган. Җырчы Түбән Каманың Шәңгәлче авылында туган. Салих Сәйдәшев исемендәге көллиятне, аннан Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Шактый еллар Казан консерваториясенең опера классында укыта. Рафаэль Сәхәбиев театрда да эшли. «Комедия үзенчәлекләре булган спектакльләрдә балкып уйнады. Мин һәрвакыт ул уйнаган спектакльләрне искә алам. Мәсәлән, «Летучая мышь», «Башмагым»...», - дип сөйләде Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры урынбасары Юрий Ларионов. Түбән Камада бөек артистны искә алу көнен үзенчәлекле итеп үткәрергә булганнар. Шәһәрнең иҗади интеллигенциясе аның исеме белән уку йортын атарга тәкъдим итте. Вариантлар монда күп түгел. Әгәр барысы да яхшы гына килеп чыкса, ә бу процесс гади түгел, Рафаэль Сәхәбиев исеме белән балалар музыка мәктәпләренең берсен атарлар, мөгаен, диелә бу хәбәрдә.