(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Казанның Киров районындагы Зөбәрҗәт күлдә ир бала батып үлгән. Урынга килгән икенче зона коткару отряды водолазлары 15 яшьлек малайның мәетен сигез метр тирәнлектән ярдан 20 метр ераклыкта табып алган. Һәлак булган яшүсмерне ярга чыгарганнар. Фаҗига сәбәбе ачыклана. «Вакыйга урынына Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Марат Когай килде», — диде ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.