(Лениногорск, 26 июнь, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Лениногорскида яшәүче ханы 35 яшьлек ханым полиция хезмәтенә шалтыратып, үзенең 150 мең сум акчасыннан мәхрүм калуын белдергән. Әлеге югалту банк хезмәтеннән дип шалтыратучы мошенниклардан башланган. Ханымның телефонына билгесез номердан шалтыратып, кемнәрнеңдер аның онлайн банктагы шәхси кабинетына керергә тырышуын әйткәннәр. Элегрәк язылган һәрбер очрактагы сыман, бик тә әдәпле итеп, профессионал терминнар кулланып сөйләшкән. Онлайн банктагы акчаны «резерв хисабына» күчерсәң, анда акчаның бик нык сак астына алынуын, беркем дә тия алмаячагын аңлаткан. Алардан соң, банк картасыннан акчасын алырга маташулары турында тагын телефоннан хәбәр иткәннәр. Бу юлы шалтыратучы үзен эчке эшләр бүлегеннән булуын һәм исем-фамилиясен дә әйткән. Үзе турында шулай кайгыртуларына рәхмәтле булып, ханым 150 мең сумын телефоннан әйтелгән «резерв хисабына» күчереп тә куйган. Әмма барыбер тынычлана алмаган. Эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, аңа әйтелгән исем-фамилияле кешенең эшлиме-юкмы икәне белән кызыксынган. Полиция хезмәтендә андый кешенең булмавын, ә ханымның мошенниклар корбаны булуын аңлатканнар. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, мошенникларның шәхесен ачыклыйлар.