Кукмара районы Купка авылында 23 бала укыган башлангыч мәктәп яңа уку елыннан ябылырга мөмкин. Район мәгариф идарәсе мәктәп бинасы янгын, террорга каршы таләпләргә туры килми ди. Шуңа мәктәпне ябып, укучыларны күрше авыл мәктәбендә укытырга җыена. Авыл халкы мәктәпне ябуга каршы чыга.