Ул — амбицияле, эшчән һәм максатчан хатын-кыз. Сәяхәт итәргә һәм спорт белән шөгыльләнергә ярата. Коронавирус пандемиясе вакытында фитнес буенча онлайн-дәресләр уздырган. Россиядәге меңләгән хатын-кызга көчле, сәламәт һәм бәхетле булырга ярдәм иткән. Роза өчен чишелмәслек сораулар булмый. Бүген Роза «Яңа кешеләр» партиясе белән бергә Татарстан Республикасының Әлмәт округыннан Россия Дәүләт Думасына бара. Роза белән шул хакта сөйләштек. Роза, безнең укучыларыбызны үзегез белән якыннанрак таныштырыгыз әле. Татарстандагы күпчелек кеше кебек үк, мин дә гади эшчеләр гаиләсеннән. Минем Әти-әнием электриклар. Минем балачагым бәхетле булсын өчен алар барысын да эшләде. Миндә гаиләгә, өй җылысына, гаделлеккә мәхәббәтне нәкъ менә алар уятты. Хәзер без ирем белән ике балабызны нәкъ шушы үрнәктә тәрбиялибез. Кешеләр күзенә карарга оят булмаслык итеп яшәргә кирәк. Барыбыз бергә, гаиләбез белән вакыт уздырырга яратабыз. Әти-әнием сеңдергән гаилә традицияләре һәм кыйммәтләрен үз гаиләмдә дә саклап кала алуыма мин бик шат. Сез чынлап та троллейбус йөртүчесе булып эшләдегезме? Мин тормышта бик күп сынаулар уздым. Авырулар да, ярлылык та һәм чарасызлык та булды. Әмма мин үҗәтләнеп барысын да җиңеп чыктым. Балалар бакчасында урын бирсеннәр өчен, кулымда яшь бала була торып, троллейбус йөртүчесенә укып чыктым. Минем төп батырлыгым — көндәлек җентекле эш, үз-үземне камилләштерү. Сез мин 10 ел элек күрсәгез икән… Мин кайвакыт үткәннәргә борылып карыйм да һәм бүгенгем өчен үземә бик рәхмәт әйтәм. Һәр эштә дә үзеңнән башларга кирәк. Хәзер мин башкаларга ярдәм итәргә әзер! Роза, Татарстан сезнең өчен нәрсә ул? Татарстан — минем ватаным. Мин дистәләгән илдә йөреп чыктым, әмма җаным һәрвакыт туган җиремдә кала. Бездә иң яхшы, сизгер, кунакчыл һәм игътибарлы кешеләр яши. Туган Әлмәтем минем өчен — көч алу урыны. Аның матурлыгын, тынычлыгын, салмаклыгын булуын яратам. Зур шәһәрләрдән, андагы ыгы-зыгыдан туйгач, шундук әби-бабамның туган авылына кайтып китәм. Монда яңадан туган кебек буласың. Мунчаны һәм татар чәен бернинди курорт та алмаштыра алмый. Хәзер Татарстан — Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Якташларыбызның тормыш дәрәҗәсе һәм бәхете яхшырсын өчен барысын да эшлисе килә. Яңа кешеләр белән моны мөмкин кадәр тизрәк эшләп булыр дип ышанам. Ничек уйлыйсыз, ни өчен кешеләр сезгә ышанырга тиеш? Мин башкалар кебек үк кеше. Гади гаиләдә үстем. Утны-суны кичтем. Хәзер булган бар нәрсәм дә зур тырышлык нәтиҗәсе. Башкаларга ярдәм итәр өчен үземдә көч тоям. Безнең кешеләрнең ничек яшәгәнен мин бик яхшы аңлыйм. Гап-гади гаиләләрнең көндәлек проблемаларын беләм. Мин үҗәт һәм хезмәт сөючән кеше. Шуңа күрә «Яңа кешеләр» партиясендә үз фикердәшләремне таптым. Ни өчен нәкъ менә «Яңа кешеләр» партиясеннән Дәүләт Думасына барырга булдыгыз? Мин «Яңа кешеләр» партиясе лидеры Алексей Нечаевны бик хөрмәт итәм. Миңа аның эшкә мөнәсәбәте ошый. Проблема бар икән — шундук аның чишелеше дә бар. Мәскәүдә генә түгел, ә Татарстанда да халыкның байлыгы үссен өчен шартлар тудырырга кирәк. «Яңа кешеләр» партиясе яңалыклар теләгән кешеләрне сайлый, хуплый. Бернинди партиягә дә ышанмаган яки аларның эшчәнлегеннән күңеле кайткан кешеләрне сайлый. Нәкъ менә Яңа кешеләрнең хакимияттә үз тавышларын алу вакыты җитте. Дәүләт Думасында Республикабызны лаеклы тәкъдим итү өчен барысын да эшләячәкмен. Роза, партиядә төгәл нәрсә белән шөгыльләнергә ниятлисез? Кайсы юнәлешне контрольдә тотарга телисез? Һәр кешенең төп ихтыяҗларыннан башларга телим. Мәсәлән, ике бала әнисе буларак, мине һәрвакыт кибетләрдәге азык-төлекнең сыйфаты өчен борчый. Роза, сезнеңчә, бүген сайлаучылар нәрсә тели? Яңа партиягә нинди өметләр баглый? Күп кеше сайлауларга бөтенләй йөрми, чөнки моннан мәгънә күрми. Хәзер җәмгыятьтә яңалыкка бәйле җитди сораулар барлыкка килде. Парадокс кебек тоела. Чынлыкта барысы да гади: иске партияләр заманча таләпләргә җавап бирми. Алар үткәндә тукталып калган. Шулай булгач, сәясәттә дә Яңа кешеләр кирәк.