(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Күптән түгел Башкортстанның Яңа Балтач авылында урнашкан Бакалы психоневрология интернаты филиалында тәрбияләнүчеләргә матур бәйрәм бүләк иттеләр. Биредә «Сабан туе-2021» халык бәйрәме уздырдылар. Бәйрәмдә Яңа Балтач авыл биләмәсенең мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм район мәдәният йортының «Чаткылар» бригадасы әгъзалары да катнашты. Алар тамашачыларны дәртле биюләр һәм күңелле җырлардан торган концерт номерлары белән сөендерделәр. Бу турыда Башкортстан Чакмагыш районының «Игенче» газетасы хәбәр итә. Биредә яшәүчеләр бик теләп күзне бәйләп бүләкләр кисү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү кебек милли уеннарда һәм ярышларда актив катнашты, бергәләп җырлап-биеп күңел ачты. Күңелле сабан туе бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм барысына да күтәренке кәеф бүләк итте. Бәйрәмдә катнашучыларның һәммәсе дә чарадан һәм саф һавада аралашудан бик күп уңай хис-кичерешләр алды.