(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Якутск шәһәренең элекке мэры һәм «Яңа кешеләр» партиясеннән Дәүләт Думасына кандидат Сардана Авксентьева эш сәфәре белән Казанга килде. Сайлау программасын төзү өчен Авксентьева үз эшен Россия буенча сәфәрләрдән башлады һәм партиянең төбәк бүлекчәсендә активистлар белән очрашты.
Сардана Авксентьеваны халык мэры дип атыйлар. Сайлаулардан соң ул үзенең инаугурациясеннән, чит илләргә кыйммәтле командировкалардан баш тартты, шәһәр администрациясе карамагында булган кыйммәтле машиналарны сатты. Шулай ук Якутск мэриясе бинасын сатып, түрәләрне шәһәр читендәге офиска күчерергә теләде. 2021 ел башында ул сәламәтлек халәте буенча отставкага китте. Ләкин хәзер ул үзен яхшы хис итә һәм «Яңа кешеләр» партиясеннән Дәүләт Думасына кандидат булырга әзерләнә. «Мин Татарстанда беренче тапкыр гына түгел һәм мин монда килергә яратам. Монда уникаль атмосфера хөкем сөрә, табигате һәм кешеләре искиткеч», — дип сөйләде Авксентьева.
Депутатлыкка кандидат күпмилләтле Россиянең тормыш-көнкүрешендә Татарстанның уникаль ролен дә бәяләде. «Татарстан күпмилләтле дәүләтнең көче һәм куәте булып тора. Россия өчен Татарстанның роле бик зур һәм әһәмиятле», — дип өстәде ул.
«Яңа кешеләр» партиясе командасында эшләп, Авксентьева үз алдына ике төп бурыч куйган: төбәкләр һәм федераль үзәк арасында акчаны гадел итеп бүлү һәм җәмгыять белән хакимият арасында диалог булдыру. «Мин акча бүлү турында әйтәм икән, бу кемнәндер тартып алып, башкаларга бирүне аңлатмый, сүз бюджетны оптимизацияләү, салым законнарын үзгәртү турында бара. Товарлар җитештерелә торган, кешеләр эшли торган төбәкләрдә акчаның күбрәк өлеше калырга тиеш. НДФЛ һәм керемгә салым турында сүз бара», — диде ул.
Шулай ук депутатлыкка кандидат хакимияттә чыгымнарны киметүне дә мөһим бурыч дип саный. «Моның өчен психологияне һәм хакимияткә карата таләпләрне үзгәртергә кирәк. Бу беренче чиратта сайлаучылардан тора — без үзебез сайлаган кешеләргә никадәр таләпчәнрәк булсак, тәртип тә шулкадәр яхшырак булачак», — диде сәясәтче. Нормаль иҗтимагый диалог булсын өчен шәһәр мэрларын турыдан-туры халык сайлый торган система оештырырга кирәк дип саный кандидат. Моннан тыш, экс-мэр фикеренчә, бәйсез массакүләм мәгълүмат чараларына, гражданнарның ихтыяҗларын күрсәтә торган иҗтимагый оешмаларга һәм берләшмәләргә ярдәм итәргә кирәк.
Төбәкләрдәге көн тәртибенә бәйле мәсьәләләрне анык формалаштыра торган бердәнбер партия буларак, Авксентьева «Яңа кешеләр»гә кушылган. Сайлау программасы өчен бик күп идеяләрне Авксентьева Якутск мэры вазифасында эшләгәндә туплаган. Гади гражданнар шәһәрдәге үзгәрешләргә тәэсир итә алуларын тоярга тиеш.
«Әгәр бу бер шәһәрдә барып чыккан икән, димәк Россия буйлап та килеп чыгарга тиеш. Мин төбәкләр тавышы, сүзе иң югарыда ишетелсен өчен эшләргә тиеш», — диде ул. Аның сүзләренчә, «Яңа кешеләр» партиясе фракциясе Дәүләт Думасында беренче чиратта кешеләргә бюджетның бөтен параметрларын ача. Ә аннан соң акчаны төбәкләр файдасына бүлеп бирү белән шөгыльләнәчәк.
Шулай ук депутатлар эшмәкәрлек проблемаларын хәл итү белән дә шөгыльләнәчәк, чөнки кече һәм урта бизнес бүген катлаулы хәлдә. Экс-мэр илдәге фәкыйрьлек дәрәҗәсен киметү өчен юнәлтеләчәк чараларны үзе өчен өстенлекле дип саный. Аның фикеренчә, ярдәм күп балалы гаиләләргә, балалы һәм әтисе яки әнисе генә булган гаиләләргә адресланган булырга тиеш. «Хәзер җәмгыять бүлгәләнеп беткән, шуңа күрә мондый дәүләттә кешеләр үзләрен бик начар хис итә. Гаделлек юк, ни өчен кемдер бай, ә калганнар ярлы дигән сорауга җаваплар юк. Вазгыятьне үзгәртергә кирәк», — диде кандидат.
Сардана сүзләренчә, берничә кеше Дәүләт Думасындагы вазгыятьне үзгәртә һәм парламентка дискуссияне кайтара ала. «Татарстан халкын 19 сентябрьдә тавыш бирергә өндим. Әгәр барыбыз да сайлауларга йөрсәк, илдә нәрсәне дә булса яхшы якка үзгәртә алачакбыз», — дип йомгаклады кандидат.