(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары кисәткәнчә, 8-15 июньдә республика урманнарында янгын чыгу куркынычы югары (4 класс) булып кала.
Татарстанның көнчыгыш районнарында янгын чыгу куркынычы аеруча югары (5 класс), диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.
Моңа кадәр шундый ук кисәтү 1-7 июньдә гамәлдә булган иде.