(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бот сөяге сынган өлкән яшьтәге кешеләргә 48 сәгать эчендә операция ясыйлар. «Без Татарстанның биш югары технологияле медицина үзәгендә 48 сәгать эчендә ярдәм күрсәтү бурычын куйдык. Бу — яңа алым», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә. Аның сүзләренчә, республикада ел саен 1000 ләп кеше шушы имгәнүгә дучар була. «Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәве инвалидлыкка китерә һәм үлем сәбәбе дә булып торырга мөмкин», — диде Абашев. «Җәмәгать контроле кирәк, шуңа без бу сорауны массакүләм мәгълүмат чараларына чыгарабыз. Һәр медицина хезмәткәре эшенең төгәл билгеләнгән тәртибе бар. Әгәр гаиләдә олы кеше имгәнсә, ашыгыч рәвештә медицина хезмәткәренә хәбәр итәргә, ашыгыч ярдәм чакырырга, я ФАП пункты фельдшерын чакырырга кирәк. Аннары медицина күрсәтүнең барлык этапларын үтәргә кирәк», — диде Альмир Абашев. Хастаханәдә исә, табиблар консилиумда операция ясыйсымы-юкмы икәнен хәл итәчәген әйтте.