(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, кичә 101 янгын сагы номерына Ютазы районының Иске Каразирек авылында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.
Комсомол урамында шәхси йорт һәм мунчага ут капкан, янгынның гомуми мәйданы 110 квадрат метр тәшкил иткән. Адрес буенча килгән ут белән көрәшүчеләр тиздән янгынны сүндергән.
Янгында 74 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Моннан тыш, 44 һәм 46 яшьлек ир-атлар зыян күргән, хәзер алар реанимациядә.