(Казан, 14 май, «Татар-информ»). 2 июльдә Мордовия Республикасында XII Бөтенроссия авыл сабан туе узачак. XII Бөтенроссия авыл сабан туе Мордовия Республикасында 2022 елның 2 июлендә узачак. Чараны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы 11 майда Республика йортында узды. Бу турыда «Известия Мордовия»гә сылтама белән «Самара татарлары» сайты хәбәр итә. Оештыру комитеты рәистәше Владимир Сидоров сүзләренчә, Мордовия Республикасында 119 милләт вәкиле яши, алар арасында татарлар да бар. «Мордовия Республикасы XII Бөтенроссия авыл сабан туе эстафетасын агымдагы елның 3 июлендә Татарстан Республикасының Мөслим районында узачак 2021 елгы Сабантуйдан кабул итәчәк. Бу зур бәйрәм Мордовиядә югары дәрәҗәдә узачагына ышанам, диде Милли Шура һәм «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге рәисе Васил Шәйхразиев.