(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Мөслим районы мәдәният йортының «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле һәвәскәр иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә җиңүче булды, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы. 2021 елда грантлар алу өчен Россиянең 84 төбәгеннән 263 коллектив гариза биргән. Фестиваль лауреатлары 2021 елның декабрендә Мәскәүдә узачак гала-концертта катнашачак, диелә хәбәрдә.