(Казан, 4 май, «Татар-информ»). 6 майда Татарстанның Милли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Байрак — Җиңү билгесе» тантанасында Берлинны штурмлауда катнашкан 146 дивизиянең 280 артиллерия полкының «Бөгелмә районы хезмәтчәннәреннән» дип аталган байрагын алып чыгачаклар.
Бу көнне «Көт мине, мин кайтырмын» әдәби-музыкаль композиция күрсәтелә, ул музей фондында саклана торган фронт хатлары нигезендә төзелгән, дип хәбәр итте оештыручылар.
Тамашад сугыш вакыйгалары Ватанны сакларга чакырылган егет исеменнән хикәяләнә. Композиция тамашачыларга Россия тарихындагы иң авыр һәм канкойгыч дәверне, вермахт гаскәрләрен Җиңүнең бабайларыбызга нинди бәя белән бирелгәнен күрсәтә.
Чараның кульминациясендә Берлинны штурмлауда катнашкан 146 дивизиянең 280 артиллерия полкының «Бөгелмә районы хезмәтчәннәреннән» дип аталган байрагын алып чыгачаклар.
Татарстан Республикасының Милли музее Ватаныбызның героик үткәнен кадерләп саклауны һәм хәтердә тотуны үз бурычы дип саный. Ел дәвамында музейда бәйрәмнәре һәм педагогик дәресләр циклы бара, диелә хәбәрдә.