(Казан, 4 май, «Татар-информ»). 15-21 майда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының Кече сәхнәсендә М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесының башкорт студиясе диплом спектакльләрен күрсәтәчәк.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елда Дәүләт академия Кече театры каршындагы М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесын Башкортстаннан 15 студент тәмамлый.
14 майда щепкинчылар «АРТ-Корылтай» мәдәният форумының пленар утырышы алдыннан чыгыш ясар дип планлаштырыла.
15-21 майда Мәскәү студентларының театраль эшләрен Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының Кече сәхнәсендә карарга мөмкин була, диелә хәбәрдә.