(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Казахстанда 3 майдан башлап мәчетләрдә җомга намазы укырга рөхсәт ителде. Әлеге карарны илнең баш санитар табибы Ерлан Киясов чыгарды, дип хәбәр итте Казахстанның Диния нәзарәте сайты .
«Мәчетләр, православие чиркәүләре территориясендә ачык һавада күмәк дини чаралар, шул исәптән җомга намазларын уку битлек режимын һәм социаль дистанция саклап уздырыла», — диелә карарда.
Казахстанның Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Наурызбай кажы Таганулы Рамазанның беренче көнендә президент Касыйм-Жомарт Токаев янында булды һәм ил мөселманнарының җомга намазын көтүен әйтте.
Президент илдә эпидемиологик вазгыять тотрыкланыр һәм якын арада мәчетләр ачылыр дигән ышаныч белдергән иде, диелә хәбәрдә.