(Казан, 4 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Зәйдә янган һәйкәл урынына 9 майда яңасын, композит булмаган материаллардан ясалганын ачачаклар. Һәйкәл инде әзер, аны шушы көннәрдә шәһәргә алып кайтачаклар.
«Зәйдә һәйкәл 9 майда ачылачак, хәзер аны кою урыннан алып кайту эшләре башкарыла. Аны шул ук урынга урнаштырачаклар», — диде Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Премьер-министр урынбасары әйтүенчә, һәйкәл янганнан соң республикада масштаблы тикшерү булган һәм композит материаллардан ясалган башка һәйкәлләр табылмаган. Моннан тыш, балалар белән әңгәмәләр дә уздырылган