(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 12 майда Бөгелмәдә Татар мәдәнияте үзәгендә «Татар өе» интерактив мәйданчыгы ачылачак.
«Татар өе» интерактив мәйданчыгы Туган телләр елы кысаларында эшләячәк. Шулай ук «Башкорт өе», «Үзбәк өе» мәйданчыклары оештыру да планлаштырыла», — дип хәбәр иттеләр Бөгелмә районының матбугат хезмәтендә.
Яңа мәйданчыкта үзәк кунакларына татар халкының тормыш-көнкүреше, татарлар өчен ата-баба нигезенең мәгънәсе, шулай ук борынгы әби-бабайлар кулланган көнкүреш кирәк-яраклары турында сөйләячәкләр.
Борынгы экспонатларны Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре туплаган. Мәйданчыкта «Ашханә», «Түр як», «Милли кием», «Ишек алды» зоналары бар. Кунакларны әби-бабай каршы алачак һәм «Түбәтәй» уены ярдәмендә аларны мәйданчыкларда йөртәчәк.