(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Түбән Камада велосипедка утырып бара торган кеше коры үләнгә ут төртеп киткән, ялкын янәшәдә туктап торган машиналарга кадәр җитә язган. Әлеге ролик социаль челтәрләрдә таралды. Күзәтү камераларыннан күренгәнчә, янгын сүндерүчеләр утны хәрби кием белән сүндергән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бу хәл 30 апрельдә булган. Көндез янгын сагы чакыру өчен 101 номерына Менделеев урамында үлән яну турында хәбәр итәләр.
Янгын урынына шәһәр янгын сүндерү-коткару бүлегенең резерв автоцистернасы китерелә. Утның гомуми мәйданы 50 квадрат метрны тәшкил иткән.
«Янгын мәйданы 50 квадрат метр иде. Автоцистернада су беткәч, каравыл җитәкчесе автоцистернаны якындагы гидрантка су тутырырга җибәрү карары кабул итте. Шәхси составка утны кул астында булган әйберләр — бу очракта хәрби кием белән сүндерергә кушылды. Автомобильләргә ут капмый калды», — дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Тиз арада янгынны тулысынча сүндерәләр. Үләнгә ут төрткән кешене хәзерге вакытта эзлиләр.