(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Түбән Камада рус, татар һәм инглиз телләре тирәнтен өйрәтелә торган заманча «күптелле белем бирү комплексы» төзергә планлаштыралар. Тәҗрибә уртаклашу максаты белән шәһәр мэры Айдар Метшин җитәкчелегендәге делегация Казанның «Адымнар» мәктәбендә булды. Төркем составында мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү системалары җитәкчеләре, архитекторлар, төзүчеләр — комплексны төзүдә катнашырга тиешле барлык кешеләр бар иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Үсемлекләрне клонлаштыру лабораториясе, сәнгать галереясе, күпфункцияле киңлекләр һәм 25 метрлы бассейн — «Адымнар»ның бүгенге укучыны җәлеп итә торган мөмкинлекләре бу гына түгел әле. Биредә барысы да укучының үсеше өчен уйланылган. «Адымнар» мәктәбендә укучылар өчен дә, укытучылар, ата-аналар өчен дә уңай шартлар тудырылган. Казаннан тыш, мондый мәктәпләр тиздән һәр муниципаль районда барлыкка киләчәк. Түбән Камада, республиканың иң зур шәһәрләренең берсе буларак, мондый комплекс төзү ниятләнә. Хәзерге вакытта Түбән Кама белгечләре алган тәҗрибәләре нигезендә проектлар төзүгә керешәчәк.