(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Яһүд автоном өлкәсендә бер тәүлектә COVID-19 очракларының артуы күзәтелмәгән, иң аз үсеш — Тувада (0,02 процент). Бу турыда Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәренә сылтама белән РИА Новости яза. «Коронавирус очракларының иң аз үсеш күзәтелгән субъектлары билгеле булды. Яһүд автоном өлкәсендә авыру очраклары арту бөтенләй юк, Тыва Республикасында 0,02 процент, Ямал-Ненец автономияле округы, Мурманск өлкәсе, Хабаровск краенда 0,04 процент», диелә хәбәрдә.