(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). 26 апрельдә Үзбәкстанның Фирганә дәүләт университетында күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган музыкаль-шигъри кичә булган.
Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр иткәнчә, чара Фирганә дәүләт университетының рус филологиясе кафедрасы һәм Фирганә өлкәсенең татар милли-мәдәни үзәге тарафыннан оештырылды.
Габдулла Тукай шигырьләрен кафедра студентлары һәм «Күбәләгем» татар фольклор ансамблендә катнашучылар башкарды.
Кичә барлык катнашучылар башкаруында «Туган тел» җыры белән төгәлләнде, диелә хәбәрдә.