(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Республиканың зур компанияләре татарстанлыларның яшь буыны белән актив эшләргә тиеш, бигрәк тә Татарстан муниципалитетларында.
Шушында яшәүче яшьләрнең, башка шәһәрләргә күчмичә, үз-үзләрен күрсәтү өчен кирәкле барлык мөмкинлекләре дә булырга тиеш. «Татнефтехиминвест-холдинг» утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый фикер белдерде.
ТР Президенты балалар өчен фәнни-үсеш мәйданчыклары Татарстан башкаласында гына түгел, ә зур шәһәрләрдә, әйтик, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада да төзелергә тиешлеген искәртте.
«Бу бик мөһим эш. Анда балалар һәм яшьләр үзләрен башкаладагыдан ким хис итмәслек мохит булдырырга кирәк. Барысы да каядыр китәргә омтыла — аларның яхшы мәктәпләре, югары уку йортлары, бөтен ихтыяҗлары канәгатьләнерлек булганда гына кадрлар каядыр китүдән туктаячак», — диде ТР Президенты.
Ул тиешле инфраструктураны үстерүдә беренче чиратта республиканың алдынгы компанияләре кызыксынуын әйтте. Бу аларга яшь кадрларны саклап калырга һәм тәрбияләргә ярдәм итәчәк.
«Без бу мәсьәләдән беркая да китә алмыйбыз. Берни дә һавадан төшми — бар булдырган нәрсәләр барысы да безгә эшләячәк. Әлмәттә бу җитди эш алып барыла инде», — дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.