(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). 26 апрельдә Дүшәнбе һәм Худжанда Рус йортлары онлайн мәйданчыкларында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Шүрәле» спектакле күрсәтелде.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, спектакльнең онлайн-премьерасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланды.
Спектакльне онлайн карарга ватандашлар чакырылган иде. Тамаша башланыр алдыннан «Дуслык» татар җәмгыяте Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында презентация-доклад тәкъдим итте, яшь башкаручы Алия Хәмзина татар шагыйренең шигырьләрен укыды.
Габдулла Тукай милли шигърияткә революция ясады, ул татар шигъри традицияләренә нигез салды һәм аның иҗатында яңа әдәби буын формалашты.