(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанга Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласында Головченко Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашачак.