(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). ОПЕК+ килешүе буенча чикләүләргә карамастан, узган ел «Татнефть» нефть продуктлары чыгаруны һәм аларны сатуны арттыруга ирешкән. Үсеш 12 процент һәм 22 процент тәшкил итте. Мондый мәгълүматлар «Татнефть» ГАҖ директорлар советы утырышында китерелде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Утырышта катнашучылар 2021 елның I кварталында «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында мәгълүматны өйрәнде, шулай ук май аена бюджетны раслады һәм узган елда дебет һәм кредит бурычларының торышы турында мәгълүмат белән танышты. Шулай итеп, узган ел «Татнефть» эшчәнлегенә ОПЕК+ килешүе кысаларында нефть чыгаруны чикләү, шулай ук нефть һәм нефть продуктларына дөньякүләм бәяләр төшүе зур йогынты ясады, ул Covid-19 пандемиясе аркасында ихтыяҗ кимүгә бәйле иде. Шуңа да карамастан, төркем нефть продуктларын чыгаруны 12 процентка һәм аларны сату күләмен 22 процентка арттыра алды.