(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан вакцинация темпларын арттырырга һәм препаратлар җитмәгән очракта оператив рәвештә белгертергә кирәк. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча координацион совет утырышында әйтте.
«Коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләр күп һәм кешеләрнең мондый мөмкинлеге булырга тиеш. Кайдадыр препаратлар җитмәсә, оператив рәвештә хәбәр итәргә кирәк, һәм, әлбәттә, заводтан алып поликлиникага кадәр булган барлык тәэмин итү чылбырын күзәтеп тору мөһим», — дип искәртте Мишустин.
Ул, илдәге тотрыклы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, авыру темплары кимеми, шуңа күрә ковидка каршы чараларны дәвам итү мөһим, дип өстәде.
Шулай ук Премьер-министр ил кешеләре прививка ясата ала торган Россиядә эшләнгән өч вакцина — «Спутник V», «КовиВак» һәм «ЭпиВакКорона» турында искә төшерде.
30 март- 2 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә ковидтан 194,72 млн кеше вакцинацияләнгән — бу ил халкының 3,23 проценты дигән сүз. 23 мартта Россия Президенты Владимир Путин вакцинациянең беренче этабын узды.